Россия үзгәрешләр таләп итә!

Безнең максат

«ЯБЛОКО» партиясенең төп максаты - конституцион юл белән заманча хокукый, иҗтимагый, демократик дәүләт төзү, Россиягә хәрәкәтчел үсеш бирү һәм халыкка хезмәт итү.

Думага без нигә барабыз?

«ЯБЛОКО» партиясе халыкның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә һәм законнар кабул итәргә, илне бу максатка якынайту өчен парламентка бара.

Без нәрсәгә каршы торабыз?

Хакимият белән эшмәкәрлекне ботауга каршы. Без таләп итәбез:

  • бөтен «бушка ашау улакларын» бетерергә, шулар аркылы сатылган ресурсларнынг һәм бюджеттан кергән акчаларнынг олигарх һәм түрәләр кесәсенә керүен катгый тыярга;
  • дәүләт урыннарын, гамәлдә булган эшмәкәрләргә һәм аларның якын туганнарына биләүдән тыярга;
  • офшорда теркәлгән компанияләргә махсус режим белән салым түләү; залогта торучы аукционнарны отышлы сатып алучыларны компенсацион салым белән каплап алу.

Коррупциягә каршы. Без таләп итәбез:

  • ООН Конвенциясенең коррупциягә каршы булган 20 нче маддәсенә тулысынча ратификация үткәрү, үзләренең керемнәрен каян барлыкка килгәнен белмәүче түрәләрне җәзага тартылуга мәҗбүр итү;
  • түрәләрнең декларацияләренә зур тикшерү үткәрергә, һәм үзенең кеременең һәм мөлкәтенең чисталыгын исбатлый алмаган түрәләрне дәүләт эшеннән азат итәргә;
  • түрәләргә һәм депутатларга дәүләт катнашлыгы булган ширкәтләрнең мөдирләр мәслихәтләренә керүне тыярга.

Халыкнын мөмкинчелекләренең тигесезлегенә каршы. Без таләп итәбез:

  • түрәләрнең һәм депутатларның торак-көнкүреш, медицина, транспорт һәм башка өлкәләрдә булган өстенлекләрен юкка чыгарырга, «мигалкаларны» бетерергә;
  • гади кешеләр һәм түрәләр өчен бердәм пенсия системасын булдырырга; олы һәм кече эшмәкәрлекнен тигезсезлеген бетерергә.

Милли дошманлыкка һәм түземсезлеккә каршы. Без таләп итәбез:

  • әхлакый һәм раса билгеләре буенча милли дошманлык һәм дискриминацияләү чаралары булса, катгый җаваплылыкка тарту;
  • урта мәктәп программасына милләтара аралашу (мәданиятара аралашу) дәресләрен кертү.

Тоталитаризм һәм Сталинизмга каршы. Без таләп итәбез:

  • Сталин һәм большевиклар вакытында булган репрессияләрне яклаучыларны җаваплылыкка тарту.
  • элекеге тоталитар режимның калдыкларын җиңеп чыгар өчен дәүләт программасын кабул итү.

Без нәрсә өчен көрәшәбез?

Заманча дәүләт өчен – кешенең һәм гражданинның хокукын һәм азатлыгын саклаган дәүләт өчен.

Шәһескә кул тигермәү һәм шәһес хокукын саклау өчен

  • шәхси тормышның серен саклау: һатларны һәм телефоннан сөйләшүләрне, торакка кул тигермәү;
  • азатлыктан хаксыз аерудан һәм чикләүдән саклау;
  • гражданнарга карата законлы булмаган гамәлләре өчен хокуксаклау әгъзәләренең җәзадан китмәүләре;
  • иректән мәхрүм итү урыннарында тиешле шартлар булуы күзәту.

Гражданнар хокуклары өчен

  • алдан хәбәр итү генә тәртибендә пикетлар, митинглар, йөрешләр, демонстрацияләр үткәрү;
  • хатын-кызларга һәм ир-атларга тигез хокүк һәм мөмкинчелек ышанычлыгы, хатын-кызларга карата дискиминация һәм золымны туктату;
  • сәүдәгәрле булмаган берләшмәләрне барлыкка китерү һәм аларга комачауламау;
  • массакүләм информация идараларына бирелгән азатлыкны җентекләп саклау;
  • иҗтимагый милләткүләм бәйсез телевидениене барлыкка китерү.

Демократия өчен

  • ялган сайлауларны тыярга, админстратив ресурслар белән кулланмау;
  • сайлау комиссиясен төзегәндә бөтен партияләрнең зарур катнашуы;
  • сәяси партияләрнең теркәү процессын җиңеләйтү;
  • сәяси партиянең, хак игу мәдҗлисенә керер өчен кирәкле, халык биргән тавыш санын 3%- ка кәдәр киметергә.

Бәйсез объектив судлар өчен

  • сатылган һәм түрәләр кушкан судлардан газап күрүчеләрне азат итү һәм реабилитацияләү;
  • дөрес булмаган карарлар чыгарган өчен судьяларны җаваплылыкка тарту;
  • судьяларны бөтенесен яңаларына алмаштыру.
  • махсус хезмәт идараларын һәм полиция структураларын күзәтү һәм тикшерү;
  • нигезсез ФСБ, ФСО, полиция һәм башка көч иясе структураларны күбәйтә барган законнарны һәм законлы актларын гамәлдән чыгару;
  • парламентан тикшеру, башка иҗтимагый оешмалардан күзәтү.

Эффектив федерализм һәм милләт сәясәте өчен

  • Совет Федерациясе әгъзаларын субъектлар халкы сайлы;
  • РФ Субъектының башкарма хакимиятенең рәисләрен сайлау мөмкинлеге;
  • геополитик яктан куркынычлы, экологик афәткә һәм яхшы булмаган климат шартлары булган регионнарга дәүләттән ярдәм;
  • татар телен һәм Россия халыкларының мәданиятен саклауда дәүләтнең булышуы; Россия халыклары телләре дәүләт, федераль һәм региональ массакүләм информация идараларында регуляр рәвештә бастырылу һәм эфирда янгырату;
  • туган телләрендә сыйфатлы белем алу мөмкинчелеген милли республикарга бирү.Россиянең бөтен җирлекләрендә, туган телне һәм әдәбиятне өйрәнергә теләүчеләргә бөтен шартлар тудырырга.

Җирле үзидарәләрнең сыйфатлы эше өчен

  • җирле үзидарәнең карарлары белән килешмәгән законнарны яңадан карау һәм тикшерү;
  • алар белән киңәшләшеп яраклашкан карарлар кабул итәргә, бөтен мөлкәт салымнарның күләмен җирле үзидараларга күчерү;

Профессиональ армия өчен

  • контракт нигезендә төзелгән профессиональ армияга күчү;
  • эшкә акча түләүне арттыру һәм хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү; пенсияләрне дискриминацион тәртиптә санап түләүдән баш тарту;
  • армиянең структурасын һәм һисабын, техник яктан тәэмин ителүен чын янауларга туры китерергә.

Сыйфатлы тышки сәясәт өчен

  • Россиянең бердәмлеген саклап калу һәм Россияне ара-тирә күрше дәүләтләргә һәвәфсезлек бирә торган дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү;
  • Европа дәүләтләре һәм Европа берләшмәсе белән Россияның яңа төрле хезмәттәшлеген үстерү, виза режимын юкка чыгарү;
  • дөнья күләм берләшмәләрдә һәм ковенцияләрдә Росииянең катнашын киңәйтергә, аларның безгә кирәк һәм файдалы булган нормативлары һәм стандартлары дәүләтнең үсүе өчен кирәк.

Иҗтимагый базар экономикасы өчен

Хосусый милекнең саклыгы

  • күпсанлы вак милек ияләрен-миноритар акционерларның, фатир һәм авыл өйләре хуҗаларының, җир участокларының һәм башкаларның хокукларын саклау һәм яклау;
  • милекне теркәүне тизләтү һәм җиңеләйтү.

Конкуренция өчен

  • бердәнбер кузәтү механизмы итеп табигый монополияларның зур чыгымнарын үтә күренмәле итеп күрсәтү;
  • табигый монополияләрнең корпоратив чыгымнары турында Интернетта хәбәр бирү;
  • административ комачау тудырган һәм эшмәкәрләрне җөдәткән өчен җаваплылыкны артыру;
  • монополия тарифларын раслар өчен үтә күренмәле процедура ясау, узган ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән алып тарифларның үсүен чикләү

Яңа икътисади сәясәт һәм чималга бәйлелекне туктату өчен

Россия икъдисадын максималь рәвештә үстерү максаты белән индивидуаль хосуси өйләр төзү, «Җир-йортлар-юллар» программасын эшкәртү. Бүгенге көндә үк Россиянең миллионлаган гражданнарына үз җирләрендә үзләренә һәм балаларына йорт салу мөмкинлеген бирергә уңайлы җай бар. Гаилә өйләрен инфраструктурасы белән төзү өчен җирне бушка бирергә мөмкин диеп саныйбыз. «Җир-йортлар-юллар» программасының нәтиҗәсе буларак:

  • гражданнарга җирне бушка биреп, тораклар торгызү максатын шуңа бәйләп , дәүләт эчендәге сату-алуны арттыру һәм табигый икътисадны тизләтеп устерү, индивидуаль торак төзү белән миллионлаган яңа эш урыннарын барлыкка китерү;
  • гражданнарга бирелгән җирләрне инфрастуктура белән тәэмин итү: дәүләтнең юлларны төзүгә, газ кертүгә, электрчыбык сузуга, су кертүгә булышуы (төп резерв фондлардан).

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә чын ярдәм күрсәтү

  • бюджет булмаган дәуләт фондларына страховка түләү ставкаларын киметү;
  • җиңел кредитлар бирү системаларын барлыкка китерү;
  • «халык базарларын» барлыкка китерү- кече эшмәкәрлек кооперативлары өчен җирләрне сатып алу шартын җиңеләйтү;
  • арендага бирелгән муниципаль биналарны һәм җирләрне ышанычлы сатып алуның чараларын гарантияләү;
  • эшмәкәрлекнең тулаем салым йөкләмәсен киметү, олы һәм чималлылардан башка.

Социал аермаларны кыскарту

  • әйберләрнең исемлеген һәм күләмен, куллану кәрзин хезмәтләрен яшәү минимумына кадәр үстеру;
  • урта хезмәткә түләү күләменә карата минималь хезмәт хакын 50% кадәрдән дә аз булмаганга кадәр үстерү;
  • чимал сату ресурсларыннан кергән акчаның өлешен кулланып Өлкәннәр Фондын барлыкка китерү,
  • пенсия күләмен һәм социал акчалата түләүне арттыру;
  • гарибләргә социал түләүне арттыру, яңа эш урыннарын барлыкка китерү һәм шәһәрләрдә гарибләр керү, чыгу , менү, тешү җайланмаларын ясау.

Хезмәтче хокукларын саклау

  • хезмәтчеләргә эштән баш тартып үз хокукларын сакларга чын хөкук бирү;
  • легаль булмаган хезмәтне тыю;
  • бәйсезле профсоюз җәмгыятләрен барлыкка китерү, профсоюз башлыкларының эштән азат итмәү ышанычлыгын гарантияләү

Халык сыйфатын инвестицияләү

Мәгарифне үстерү өчен

  • бушлай урта белем һәм арзан түләүле югары белем бирү;
  • балалар бакчаларын арттыру, һәрбер баланы нәни бакчасында урын белән тәэмин итү;
  • балалар бакчаларында эшләуче тәрбиячеләргә, мәктәп, профессиональ училище, югары белем бирү йортларында эшләүче укытучыларның берничә тапкыр хезмәт хакын арттырырга;
  • белем йортларында түләүле укуга, коррупцияга каршы тору.

Сәламәт саклау ярдәменең сыйфаты һәм арзан бәясе

  • комачаусыз бушлай сәламәт саклау ярдәмне алу һәм шул бушлай ярдәмне стандартлаштыру
  • медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру;
  • халыкны түләүсез диспансеризацияляү;анысы мәҗбүри
  • чит ил уникаль даруларына һәм медицина җиһазларына импорт салымнарын бетерү.

Фәнгә терәк күрсәтү

  • галимнәрнең интеллектуаль иячелеклярен саклау хокукларын ныгыту;
  • яшь галимләргә дәүләт тарафыннан ярдәм итү;
  • уникаль фән җиһазларына импорт салымнарны бетерү.

Гражданнарны Россия мәданиятына күнектерү

  • сәнгать нең һәм мәданиятның финанславын арттырырга;
  • сәнгать биналарына уңайлы барып җиту чараларын оештырырга, һәм анда керер өчен арзан бәя булырга тиеш;
  • дәүләт акчасына үсеп килә торган буынны сәнгать тормышына кертү.

Әйләнә-тирәнең чисталыгы өчен

  • экология Министрлыгын яңадан булдыру;
  • экологияне тикшерүче инститүтны яңадан ачу;
  • чит илдә эшкәртелгән атом-төш ягүлыгын Россияга кертүдән, яңа атомэлектростанцияләр төзүдән баш тартырга, ресурслары бетә барган атомэлектростанцияләрне эксплутациядан чыгарырга.

«ЯБЛОКО» партиясы Россия гражданнарына шушы программаны тәкъдим итә, бу программа- безнең дәүләтне үстерергә бер этәргеч . Нәк шул юл белән бөтен бай дәүләтләр бардылар һәм баралар да, XXI гасыр башында инде аларның гражданнары тотрыклы тормышта яши.

Бүген безнең җөмхурриятебез ике юл, ике мөмкинлек алдында тора:

  • дәүләтебез XXI гасырда үсеп һәм ныгып китәчәк,
  • җә инде ул стагнация юлында үрмәләп барачак, өченче ил санына төшәчәк һәм XXI гасырның уртасына кадәр шул ук чикләрдә яши алмаячак.

Хөрмәтле сайлаучылар, бүген бу сайлауны сез ясарга тиеш!